Роспотребнадзор җитәкчесе, Россия Федерациясенең баш дәүләт санитария табибы Анна Попова Россиягә кайтучы РФ гражданнары өчен ПЦР-тестлар тапшыру таләпләрен гамәлдән чыгару турындагы карарны имзалады.
Элегрәк РФ гражданнарының күрсәтелгән категориясенә килү вакытыннан алып өч календарь көн эчендә ПЦР-тест тапшырырга, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталына тест нәтиҗәләрен йөкләргә кирәк иде.
Имзаланган карар шулай ук чит ил гражданнарын Россиягә керү алдыннан ПЦР-тестны тапшырудан азат итә. Документ 21 октябрьдән үз көченә керә.
Карар эпидемиологик вәзгыятьнең COVID-19 буенча тотрыклануына бәйле рәвештә кабул ителде. Санитар-карантин контролен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү максатыннан, карар белән пропуск пунктларында яңача коронавирус инфекциясенә алу тестын оештыру каралган. Эпидемологик күрсәткечләр буенча COVID-19 буенча эпидситуация вәзгыятьнең начараюы күзәтелгән илләрдән килүче затларга карата тоташ тест куллану мөмкин.
РФ гражданнарына да, чит ил гражданнарына да килүчеләр өчен анкетаны тутыру таләбе саклана. РФ гражданнары моны дәүләт хезмәтләре порталында эшли ала.