Күчемсез милек объектларының нәкъ менә шундый саны күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) авария хәлендәгеләр тамгасы белән кертелде
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, агымдагы елда ЕГРНга Татарстанда яшәү өчен яраксыз дип танылган ике мең күчемсез милек объекты турында өстәмә мәгълүматлар кертелгән. Барлыгы Татарстанда рәсми рәвештә 358 күпфатирлы йортны авария хәлендә дип таныдылар.
Әлеге белешмәләр дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары карарлары (актлары) нигезендә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә ЕГРНга кертелә.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатып узганча, күчемсез милек объектларының торышы турындагы мәгълүмат БДР нан өземтәдә күрсәтелә.
"Күчемсез милек сатып алыр алдыннан без аны һәрвакыт тикшерергә киңәш итәбез. ЕГРНнан өземтә сорап бик файдалы мәгълүматны белергә була: күчемсез милек объектына арест салынганмы, төзелеш чикләнгән яки тыелган территориаль зонада түгелме һ.б. Шулай итеп, ЕГРНда авария хәлендәге йортлар турындагы мәгълүматларны тоту гражданнарның мәнфәгатьләрен якларга, аларны яраксыз торак сатып алудан сакларга, шулай ук күчемсез милек реестры мәгълүматларының актуальлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләде Лилия Борһанова.
Искәртеп узабыз, ЕГРНга авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле яки реконструкцияләнгән, ә алардагы биналар яшәү өчен яраксыз дип танылган күчемсез милек объектлары турында мәгълүматлар кертү хакында 148-ФЗ номерлы закон (№ 148 - ФЗ) 2022 елның 1 февраленнән гамәлдә.
https://rosreestr.tatarstan.ru