Керем дәрәҗәсе түбән булган 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән -11 832 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.

Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.

Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 11 832 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.

8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 81 номерлы Федераль закон нигезендә ай саен бирелә торган пособие яки яңа төр түләү билгеләнә.Пособие билгеләгәндә, күләме буенча артыграк, ягъни алучыга отышлырак вариант сайлана.

Барлык сораулар бердәм һәм төгәл ведомствоара хезмәттәшлек барышында эшкәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International