Питрәчтә Собор чиркәве төзелеше урынына таш салдылар

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм районның имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт катнашты.

Питрәч авылында тәрене изгеләндерү һәм Изге Николай Чудотворец һәм Изге Троица хөрмәтенә Храм корылмасы урынында таш салу чины узды.

Татарстан Республикасында дин тотучылар өчен бөтен шартлар тудырылганга без бик шат.  Илһам Минехановичка шундый чиркәү төзү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм. Без Питрәч районында төрле урыннарда булабыз һәм һәр җирдә каты кул, башлык ярдәме сизелә, - диде митрополит.

Төп чиркәүне Питрәч үзәк урамына кергәндә төзиячәкләр. Якында гына үзәк мәчет урнашкан. Район башлыгы сүзләренә караганда, гыйбадәтханә комплексында ике гыйбадәт кылу урыны булачак, бу рус һәм керәшен телләрендә фатихалар бирү мөмкинлеге бирәчәк.

Бүген барлык православие динендә булган питрәчлеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты.

Питрәчтә тәре изгеләндерү вакыйгасы һәм собор чиркәвенең киләчәк төзелеше урынына таш салу узды. 

Тантанада Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл катнашты.

Изге Николай Чудотворец һәм Изге Троица хөрмәтенә салыначак гыйбадәтханәдән мәчет тә ерак түгел. Бу безнең республикада төрле милләт һәм дин вәкилләренең бердәм халык булып яшәвен символлаштыра.

Һәрберебезнең иманга, гыйбадәтханәгә илтүче юл үзенеке. Бу юл яктылык, игелек, хөрмәт һәм яратуга юнәлгән булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International