Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре штабка ешрак өч мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Һәрбер мөрәҗәгать аерым карала.

Питрәч районы штабына мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча көн саен мөрәҗәгатьләр килә.

Нигездә, бу - финанс ярдәме, балаларны балалар бакчаларына урнаштыру һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту турында үтенечләр.

Шулай ук хатын-кызларның балаларга бер тапкыр бирелә торган акчасын ала алмау очраклары да ачыкланган, чөнки баланың мобилизацияләнгән әтисе башка төбәктә теркәлгән. 4 балалы ике гаилә шундый хәлдә калган.

Бу безнең район кешеләре һәм безнең төп бурычыбыз - авыр хәлдә калган һәркемгә ярдәм итү. Мөмкинлекләрне теләсә нинди юллар белән эзләячәкбез", - диде район башлыгы Илһам Кашапов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International