Мохтаҗ ата-аналарның мөлкәтенинди критерийлар буенча билгеләнә?

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Мохтаҗлыкны бәяләгәндә, күчемле һәм күчемсез милекнең берничә объекты - фатирлар, йортлар, машиналар һәм башкалар исәпкә алына. Мәсәлән, 2 һәм аннан да күбрәк  торак биналар, гадиерәк итеп әйткәндә - фатирлар, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының гомуми өлеш милкендәге фатирларда гаиләнең һәр әгъзасына суммар мәйдан 24 кв. метрдан артса, пособие билгеләнми. Гаиләнең һәр әгъзасына суммар мәйданы 40 кв. метрдан арткан 2 һәм аннан да күбрәк шәхси торак йорт, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының гомуми өлеш милкендәге йорт булса да, түләү билгеләнми.

2 һәм аннан да күбрәк бакча йортлары булган гаиләгә дә пособие түләнми. Транспорт чаралары туктап тору (саклау), ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән күчемсез мөлкәт объектлары (гараж, машина урыны) 2 һәм аннан да күбрәк булган очракта алар исәпкә алына.

Гаилә милкендә суммар мәйданы шәһәрдәге теркәлү  урыны буенча 0,25 гектардан, авыл җирлекләрендә  яисә авылара территорияләрдә 1 гектардан артык җир кишәрлекләре булу да пособие билгеләүдән баш тарту өчен нигез булырга мөмкин. 2 һәм аннан да күбрәк машинасы яки мотоциклы яисә чыгарылу елы 5 елдан артмаган 250 ат көче булган бер машинасы булгангаиләләргә дә пособие бирелмәячәк.

Милкендә 2 һәм аннан күбрәк аз үлчәмле суднолар һәм үзйөрешле машиналар булу да исәпкә алына (чыгару елы 5 елдан артмаса).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International