Чарада барлык тиешле оешмалар да катнашты
Администрация бинасында «Воздушная тревога» сигналы яңгырады. Шуннан соң барлык хезмәткәрләр үз эш кабинетларын ташлап, яшеренү пунктына юнәлделәр.
Күнегү урынына барлык тиешле хезмәтләр тартылган, бу МЧСниклар, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, полиция, юлчылар. Легенда буенча 12 сәгать 30 минутта администрация бинасы буйлап ракета-бомба һөҗүме булды. Нәтиҗәдә өч кеше үлгән, дүртесе зыян күргән. Соңгылары шунда ук хастаханәгә озатыла. Йомгаклау киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча, штаб күнегүләре буенча планлаштырылган барлык чаралар да тулы күләмдә башкарылды. Өйрәнүләрнең төп максаты - гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү чараларын башкарганда идарәне оештыру мәсьәләләрен хәл итү.
