Питрәч районы башлыгы «Казан Экспо»да мобилизацияләнүчеләр янында булды

2022 елның 11 ноябре, җомга

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов «Казан Экспо»да хәрби хезмәткәрләрне җыю пунктында мобилизацияләнгән ир-атлар янында булды.

Ул аларның яшәү шартлары белән танышты, шулай ук битараф булмаган халык һәм предприятиеләр җыйган гуманитар йөкне тапшырды. Аңа медикаментлар, шәхси гигиена чаралары, җылы итекләр, баш киемнәре, перчаткалар, оекбашлар, пластик канистрлар, термо эчке кием, балаклава һәм пончо керде. 

Моннан тыш, мобилизацияләнгән питрәчлеләргә көрәк, балта, пычкы, шулай ук җирле бал һәм чәк-чәк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International