2022 елның 18 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының Питрәч авылы, Совет урамы, 20 йорт (2 кат) адресы буенча опека һәм попечительлек бүлегендә түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнар кабул ителәчәк:
- ятим балалар;
- ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар;
- ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар;
- ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар;
- инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.