Питрәчлеләрне районның спорт тормышында актив катнашулары өчен бүләкләделәр

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Аларны район башлыгы Илһам Кашапов бүләкләде

Питрәч районында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүдә актив катнашканы, шулай ук билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә 2 урын алганы өчен Ксения Демидовага акчалата сертификат бирелде.

Югары спорт нәтиҗәләренә ирешүе, Питрәч районында физкультура һәм спорт үсешенә шәхси өлеш кертүе, билбау көрәше буенча дөнья Кубогында 2 урын алуы өчен һәм билбау көрәше бүлеге тренеры Андрей Чиндин район башлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International