Татарстанда яшь педагогларга хезмәт хакларына өстәмә артты

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстанда яшь педагог хезмәт хакына өстәмә түләүне 1111 сумнан 2510 сумга кадәр арттырган. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Үзгәрешләр 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. 

Моннан тыш, хәзер түләүләр белгечләргә 35 яшькә кадәр исәпләнәчәк. Элегрәк педагогларга 30 яшькә кадәрге педагоглар өстәмә түләүләр алган.

Искәртеп үтәбез, яңа гына эшли башлаган педагогларга эшкә урнашканнан соң өч ел эчендә өстәмә түлиләр.

 

https://mon.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International