Питрәч районы 2022 елда торак тапшыру планын арттырып үтәде

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

"План 119% ка үтәлгән. 2023-2025 елларга ел саен 205 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла»

Питрәч районының төзелеш тармагында быел уңай динамика саклана.

Муниципалитет территориясендә гамәлгә кертелгән торакның гомуми мәйданы 237 мең кв.метр тәшкил итә, еллык план 200 мең кв. метр (шуның 117 516 кв. метры шәхси йортларга туры килә). 

2022 елда районда 524 млн.сумга социаль объектлар төзү буенча 14 программа гамәлгә ашырылды, шул исәптән Көек авылына табиб амбулаториясе төзелде. Башкару күләме-95%. Тапшыру вакыты-2022 ел ахырына кадәр. Финанслау күләме 204,5 млн сум тәшкил итә.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча чистарту корылмаларын һәм «Усадьба Царево» торак комплексында хуҗалык-көнкүреш канализациясен реконструкцияләү буенча 140,1 млн сумлык эшләр башкарылды.

Республика программасы буенча Кәвәл авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына 2,29 млн сумлык капиталь ремонт ясалган һәм Кәвәл авылында 3,9 млн сумга ФАП төзелеше тәмамланган.

Моннан тыш, 19 ишегалды «Безнең ишегалды» программасы буенча 28,6 млн сумга төзекләндерелгән. Шулай ук Питрәч, Кощаково, Ленино-Кокушкино, Пановка, Колай авылларында 59,3 млн.сумга 16 торак йортка капиталь ремонт ясалган. Урамнарны яктырту буенча 2,9 млн сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International