Әлеге дата уңаеннан күп кенә чаралар үткәреләчәк.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр районда гадәттәгечә инвалидлар ункөнлеге узачак. Бу чорда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар планлаштырылган.
2 декабрьдә 15.00 сәгатьтә балалар һәм өлкәннәр катнашында концерт, питрәчлеләрнең иҗади эшләре һәм казанышлары күргәзмәсе көтелә.
6 декабрьдә 9.00 сәгатьтә өлкәннәр һәм балалар өчен шашка һәм шахмат, өстәл теннисы, армреслинг буенча ярышлар узачак.
9 декабрьдә 15.00 сәгатьтә «Мы вместе – Без бергә» фестивале узачак.
1-10 декабрьдә 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Питрәчтәге бассейнга һәм спорт залына бушлай йөри алачаклар. Кинотеатрда бу көннәрдә үзенчәлекле балаларны фильм карарга бушка кертәчәкләр.
Ун көн дәвамында инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча 88436730465 кайнар линия телефоны эшләячәк. Дүшәмбедән җомгага кадәр 8дән 16 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре консультация бирәчәкләр.
Авыл китапханәләре һәм клубларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, белем бирү оешмаларында күргәзмәләр, сыйныф сәгатьләре һәм төрле акцияләр, музейларда экскурсияләр оештырыла.