Питрәчлеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыралар

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Эш эзләүче яки эш урынын алыштырырга теләүче барлык кешеләрне

2 декабрьдә Питрәчтә вакансияләр ярминкәсе узачак.

Эш эзләүчеләр предприятиеләрдә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, эшкә урнашу буенча ярдәм ала, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшләшә ала. 


Адрес: Питрәч авылы, Совет урамы, 20 нче йорт. Башлана 10.00 сәгатьтә. 

☎ Белешмәләр өчен телефон: 8(843)673-06-06, 8(84367) 3-07-62. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International