Хәзер безнең шахматчылар декабрьдә узачак шәхси республика беренчелегенә әзерләнә.
17-20 ноябрьдә Казанда шахмат буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге булып узды.
Питрәч районы командасы өчен Айдар Сәлимов (Кощак мәктәбе укытучысы), Рөстәм Гафуров (Питрәч район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты), Айнур Мәхмүтов һәм Антон Близняков (Царево лицее укучылары) уйнады.
Стартка 19 команда чыкты, безнең команда "35 меңгә кадәр кеше яшәгән районнар" категориясендә 2 нче урынны алды. 1 нче урында - Актаныш районының тәҗрибәле командасы. 3 нче урынны Саба районы командасы алды.