Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү - 2022 елның 3 декабреннән Татарстан Республикасы территориясендә һава уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9 градуска түбәнрәк (-16..-26°) аномаль-салкын һава шартлары урнашты. Республикада аномаль-салкын һава 2022 елның 9 декабренә кадәр сакланачак. 7-8 декабрьдә төнлә һәм иртән -14..-20°, аязганда - 26°гәкадәр, көндез - 10..-15°. 9 декабрьдә температура төнлә һәм иртән -12..-17°, урыны белән -22°гакадәр, көндез -7.-12°.
Уңайсыз метеорологик күренешләр - 2022 елның 7 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -25..-26˚, томан төшүе көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Җитди явым-төшемсез.
Җил көньяктан 2-7 м/с.
Минималь температура төнлә һәм иртән -15..-17˚, аязганда -20˚.
Максималь температура көндез -11...-13˚. Юлларда бозлавык.