Объектны ачу декабрь ахырында планлаштырыла
Бүген Питрәч районы Көек авылында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елга нәтиҗә ясады.
Чараның рәсми өлеше алдыннан район башлыгы Илһам Кашапов һәм Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков яңа табиблык амбулаториясен карадылар.
- Объект милли проект буенча федераль һәм республика акчаларына төзелгән. Бүгенге көндә авыл зур темплар белән киңәя. Биредә якынча 20-30 мең кеше яши. Шуңа күрә көеклеләр өчен бу социаль әһәмияткә ия объект. Моңа кадәр монда зур булмаган ФАП кына булган. Ел башында без «Царево» торак комплексында табиб амбулаториясен тапшырдык инде, хәзер бездә Кәвәл авылында ФАП файдалануга әзерләнә. Бу безнең өченче объект Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, - дип сөйләде Илһам Кашапов.
Ул шулай ук республика җитәкчеләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
