Янгынга каршы махсус режим кертү турында

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Янгын күзәтчелеге хәбәр иткәнчә , 2022 елның 1 гыйнварыннан Питрәч районында 87 янгын теркәлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән.

 

Питрәч авылында пиротехника эшләнмәләрен эшләтеп җибәрү өчен ике мәйданчык бүлеп бирелгән (автодром территориясе (Питрәч авылыннан Конь авылына чыгып китү һәм вертолет мәйданчыгы Питрәч авылыннан Казан шәһәренә таба чыгу).

Авыл җирлекләре башлыклары пиротехника эшләнмәләрен эшләтеп җибәрү өчен урыннарны билгели алалар, дистанцияләрне үтәп һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин итеп.

Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр ераклыкта.

Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр ераклыкта.

Бердәм диспетчерлык хезмәтенең кәрәзле телефоныннан ашыгыч хезмәтләрне чакыру номеры 112, янгын хезмәтен чакыру телефоны 101.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International