24 декабрьдә Питрәч районыннан мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Кремль чыршысына Казанга барачаклар.
Муниципаль берәмлектә чыршы бәйрәме 22 һәм 23 декабрьдә узачак. Чарада отличниклар, төрле конкурсларда җиңүчеләр, мобилизацияләнгән гражданнарның балалары катнаша. 20 декабрьдә Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме планлаштырылган.
Районда Яңа ел чаралары башланды инде, Үзәк чыршы ачылды. Быел 18 метрлы яшел чыршы парк реконструкциясенең беренче этабы тәмамланганнан соң традицион урынына — балалар шәһәрчегенә кайтты.
Яңа елны бәйрәм итү дә шул ук чыршы янында планлаштырылган. Биредә район халкы өчен бәйрәм программасы әзерләнәчәк, аларны төп тылсымчылар — Кыш Бабай һәм Кар кызы якынлашып килүче 2023 ел белән котлаячак.