Роспотребнадзор тәкъдим итә: Яңа ел чыршысын ничек сайларга

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел атрибуты һәм төп бизәлеше - бәйрәм чыршысы. Роспотребнадзор дөрес чыршыны ничек сайларга кирәклеген искәртә.

Табигый чыршы. Кайда сатып алырга?

Тере чыршыны шәһәр чыршы базарында яки урманчылыкта сатып алырга мөмкин. Декабрь уртасыннан Яңа ел ярминкәләре ваклап сату базарларында һәм сәүдә үзәкләре янындагы территорияләрдә ачыла. «Кулдан» чыршы сатып алу законсыз. Законсыз киселгән чыршы сатып алмас өчен, сатучы белән агач сатып алу турында килешү булганда, рәсми сату нокталарында сатып алыгыз.

Кайчан сатып алырга?

Декабрьнең егерләрендә чыршы сатып алу яхшырак. Элегрәк сатып алынган чыршы Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы ук коелачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International