Программада: Кыш бабай һәм Кар кызы, әкияти персонажлар белән очрашу, чыршы тирәли әйләнү һәм бүләкләр.
Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлыларның балалары өчен Яңа ел тамашашасы үткәрәчәк.
Чарага республиканың Лаеш, Теләче, Саба, Балык Бистәсе, Мамадыш, Питрәч, Яшел Үзән, Әтнә, Арча һәм Биектау районнарыннан 300дән артык бала чакырылган.
Шулай ук кунакларга драматург Шамил Фәрхетдиновның «Тылсымлы арена» әсәре буенча әкият тәкъдим итәчәкләр. Тамаша 24 һәм 25 декабрьдә күрсәтеләчәк.