29 декабрьдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының егерме тугызынчы утырышы булды

2022 елның 30 декабре, җомга

Көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.
Беренчесе - “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләү турында”

Конкурс комиссиясе конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәсендә район Советы утырышында карау һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнү өчен ике кандидатны тәкъдим итте.

Район Советы депутатлары ачык тавыш бирү юлы белән Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Никитин Вадим Ильичны сайладылар.

Туган урыны: Җөри авылы, Мамадыш районы, ТАССР

 

Милләте: татар

 

Белеме: югары

2005 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (финанслар һәм кредит, икътисадчы), 2014 елда «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен (дәүләт һәм муниципаль идарә, менеджер) тәмамлый.

2015 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (Икътисадый планлаштыру һәм фаразлау, икътисад өлкәсендәге куркынычлар белән идарә итү) 2017 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (эчке сәясәтнең актуаль мәсьәләләре: сәяси, милли һәм дини аспектлар) 2018 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (эчке сәясәтнең актуаль мәсьәләләре: эчке сәясәтнең сәяси, милли һәм дини аспектлары) «Профессиональ» регионара кадрлар әзерләү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе (сәяси, милли һәм дини аспектлар).

Хезмәт эшчәнлегенең этаплары:

01.02.2006 - 23.05.2007  - икътисадчы, Мамадыш районы Райпосы

24.05.2007 - 29.02.2012  - Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы территориаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары, Мамадыш башкарма комитеты

01.03.2012 - 19.09.2017  - Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы территориаль үсеш бүлеге башлыгы, Мамамадыш башкарма комитеты

20.09.2017 - 29.12.2020 -  Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

30.12.2020 - 29.12.2022 - Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

30.12.2022 - Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International