Ул берничә терлекчелек фермасы эшчәнлеге белән танышты.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнар Хафизов озата йөрделәр.
Сәфәренең беренче ноктасы «Агролак-К» ҖЧҖ иде. Хуҗалыкның терлекчелек бинасы Колай авылында урнашкан. Ленар Наилевич терлекчелекне алып бару технологиясе белән танышты. Сыерларның баш санын торгызу һәм таналар сатып алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Аннары ул «Агроторгсервис» ҖЧҖ һәм Муллагалиев А.Р. КФХ хуҗалыкларында терлекчелек биналары белән танышты һәм «Гаилә терлекчелек фермасы» гранты буенча бүлеп бирелгән акчаларның ничек файдаланылуы турында сөйләде.
«Гаврилов» ҖЧҖендә иске терлекчелек биналарын реконструкцияләүне карады. Агымдагы елда грант ярдәме алу турында фикер алыштылар. «Гаилә терлекчелек фермасы».
Аннары 2022 елда Питрәч муниципаль районы буенча терлекчелек тармагы ирешкән күрсәткечләр буенча йомгаклар ясадылар.