Аркатау авылында Кач ману бәйрәмен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләде

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Православие динен тотучылар Кач мануны билгеләп үттеләр. Бүген районга Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде Олы кунак Аркатауда бәйрәм келәвен җитәкләде, шуннан соң чишмәгә юл алды һәм анда суны аруландыру йоласын башкарды. 

- Совет чорында су керү традициясе онытылып торды. Аннары, чиркәүләр ачыла башлагач, бу йола кабат яңартылды. Әлбәттә, су коенуның дингә турыдан-туры кагылышы юк, шуңа күрә монда башка дин кешеләре дә килә. Бу традиция безгә бераз күңел көрлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Ә без бу аруландырылган суда коенып, рухыбыз чистарырыр, тәнебез дә сәламәтләнер дигән өметтә калабыз, – дип сөйләде митрополит.

Аркатау авылы турында бик аз кеше белә. Шунысы игътибарга лаек: монда борынгы Смоленск Изге Ана Иконасы чиркәве һәм өч шифалы чишмә урнашкан. Монда бер тапкыр булган кеше, һичшиксез, бирегә кабат килергә телиячәк. Моның сәбәбе – бу урыннарның изге булуында, табигатенең гүзәллегендә.

Бөтен район буенча сигез купель җиһазландырылды. Куркынычсызлык мәсьәләләренә зур игътибар бирелде, сулыкка килү урыннары оештырылды, урыннарда полиция хезмәткәрләре, табиблар һәм коткаручылар кизү торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International