Көек авылы халкын территорияне үстерү буенча проект семинарына чакыралар

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Семинарның максаты - халык фикерен бергә җыю һәм Институтның хезмәткәрләре белән берлектә территорияне алга таба үстерүне гомуми күзаллауга килү.

4 февральдә 10 сәгатьтә Көек авылының «Алгоритм» лицеенда җирле территорияне комплекслы үстерү кысаларында халык катнашында семинар узачак.

Хәзерге вакытта ТР Пространстволы планлаштыру институты Казан агломерациясенең пространстволы һәм социаль-икътисадый үсеш мастер-планын эшли һәм әлеге торак пункт аның территориясенә керә.

Әлеге чарада җирле үзидарә органнары, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, шулай ук чакырылган экспертлар катнаша. 

Семинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International