2023 елның 15 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба-Идарә) республика территориясендә идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен «Бердәм Ачык ишекләр көне» оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында (Covid-19) эшкуарларны «бердәм Ачык ишекләр көнендә» кабул итү алдан язылу буенча башкарылачак. Консультация алу өчен Лаешта 8(84378)28-092 (Лаеш), 8(84367)30-231 (Питрәч), 8(84361)21-208 (Балык Бистәсе) 14.00 дән 16.00 гә кадәр телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бердәм "Ачык ишекләр" көннәренең максаты булып идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга бушлай консультация ярдәме күрсәтү тора.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр»көнендә консультацияләргә көтәбез!