Чара Росреестрның 15 еллыгына багышланган һәм бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда узачак.
Республика халкы үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.
Шалтыратулар 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, сез белә аласыз:
- җир кишәрлекләренә, йортларга, фатирларга һәм башка объектларга хокукларны ничек теркәргә;
- күчемсез милекне ничек дөрес сатып алырга яки сатарга;
- ничек итеп «гараж» яисә «дача амнистиясеннән» файдаланырга;
- Элек барлыкка килгән хокукларыбызны теркәү нигә кирәк?
- күчемсез милеккә хокукларны теркәгәндә нинди очракларда нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк;
- үз күчемсез милегемне мошенниклардан ничек сакларга һәм башка бик күп нәрсәләр.
Кайнар линия буенча белгечләрнең консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре алырга мөмкин.
https://rosreestr.tatarstan.ru