ФГБУ «ФКП Росреестра», АҖ «Ростехинвентаризация - Федераль БТИ», һәм «Геодезия, картография һәм ИПД үзәге» ФДБУ, 2022 елның 26 сентябрендәге П/0358 номерлы Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте боерыгы нигезендә «Роскадастр» гавами-хокук компаниясе өч структураны берләштерү юлы белән барлыкка килде.
«Роскадастр» ППК филиалының Татарстан Республикасы буенча эшчәнлегенең төп юнәлешләре:
Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында (алга таба - БДКМР) булган белешмәләрне, шулай ук ЕГРНда булган белешмәләр нигезендә алынган аналитик мәгълүматны бирү;
территорияләрдән, территориаль зоналардан, гавами сервитутлар чикләреннән, мәдәни мирас объектлары территорияләре чикләреннән, махсус сакланылучы табигать территорияләре, махсус икътисадый зоналар, аучылык җирләре, социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр, Россия Федерациясендә территориаль үсеш зоналары, уен зоналары, урманчылыклар чикләре, муниципаль берәмлекләр чикләре, торак пунктлар чикләре турында, яр сызыклары (су объектлары чикләре) турында, шулай ук территорияләрне ызанлау проектлары турында белешмәләр реестрын алып бару;
күчемсез мөлкәт объектларының кадастр бәясе турындагы белешмәләрне кертү өлешендә БДКМР алып бару;
җир төзелеше нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фондын алып бару.