Питрәчтә ЮИД отрядлары оешуның 50 еллыгына багышланган "Төп пассажир бала" акциясе узды.
Акция "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ, Дәүләт автоинспекциясе, "Каенкай" балалар бакчасы ЮИД отрядлары белән берлектә узды.
Хәрәкәтнең яшь инспекторлары ата-аналарга балаларны автомобиль салонында йөрткәндә тотып тору җайланмасыннан файдалану турында искә төшерделәр, белешмәләр һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар.