РФ Генераль прокурорының 2017 елның 03 мартындагы «Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында эшкуарларны Бөтенроссия кабул итү көнен үткәрүне оештыру турында» күрсәтмәсе нигезендә Питрәч районы прокуратурасында эш вакытында һәр айның беренче сишәмбесендә бизнес вәкилләрен кабул итү уздырыла.
Эшмәкәрләр эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга кагылышлы теләсә нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә ала.
Бизнес вәкилләре хокук саклау, контроль, күзәтчелек органнары һәм аларның вазыйфаи затларының гамәлләренә, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары гамәлләренә (гамәл кылмавына) риза булмауларына, гамәлдәге законнар таләпләрен аңлатуларына шикаятьләр белән прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Кабул итү бизнес-бергәлек вәкилләренә хокукый мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтү, шулай ук аларның хокукларын бозуга оператив җавап бирү максатыннан үткәрелә, Питрәч ав., Казан ур., 6 й.