Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймадиев Хәким абыйга бүген 99 яшь тулды!!
Хәким Миңнебай улы 1924 елның 15 февралендә Шәле авылында туган. 18 яшендә сугышка китә. Сугышта мина аның аягындагы бер кисәк итен тартып ала. Аннан соң аны Казахстанга җибәрәләр. Биредә ул госпитальдә алты ай ярым дәвалана.
Сугыштан кайткач, хәрби заводка эшкә урнаша. Аннан ул 1945 елның ноябрендә генә кайта. 1947 елның мартында өйләнә. Хатыны Зөбәйдә белән алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр.
