Тантаналы чарада район башлыгы Илһам Кашапов һәм Россия герое Иван Додосов гаиләсе белән бергә катнаштылар.
Программада биюләр, үзенчәлекле артистлардан җырлар яхшы кәеф нигезе булды, концерт күңелле, истә калырлык булды.
Шулай ук концерттан тыш, бүләкләү тантанасы булды.
"Хәзер безнең меңләгән ватандашларыбыз - солдат, офицерлар, намус белән үз бурычларын үтиләр, гаять катлаулы шартларда, югары һөнәри һәм шәхси сыйфатлар: ныклык, кыюлык, Ватанга мәхәббәт күрсәтәләр. Ветераннарыбыз адресына аерым рәхмәт белдерәм. Сезне тәбрик итәм һәм сезгә нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим! Бәйрәм белән! - дип тәбрикләде район башлыгы Илһам Кашапов.
