Анда Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Район Советының йомгаклау сессиясендә 2022 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар турында сөйләштеләр.
- Авырлыкларга карамастан, районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре узган ел өзлексез эш алып бардылар, - дип хәбәр итте район башлыгы Илһам Кашапов.
Өстәвенә, яңа инвестицияләрне дә җәлеп итә алдык: «Званка» сәнәгать паркы, 12 эш урынына коворкинг, 2 автозаправка станциясе ачылды.
Колай авылында асфальт-бетон заводы төзелә. Кощаковода тиздән төзелеш материаллары һәм инструментлар, склад бүлмәләре җитештерә башлаячаклар.
Питрәч басуларында аграрийлар 108 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыйдылар.
Икътисад министры билгеләп үткәнчә, Питрәч районы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының йомгаклау рейтингында 15 нче урында тора.
Гомумән алганда, безнең район республика муниципалитетларының социаль-икътисади үсеше буенча топ-10га керә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов 2023 елга төп бурычны да билгеләде. Бу тулаем территориаль продуктның артуы.