2023 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында профсоюз активының еллык конференциясе узды.
Конференциядә Питрәч муниципаль районы башлыгы И.М. Кашапов, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе О. А. Калашникова, Питрәч районында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Татарстан Республика комитетының ышанычлы вәкиле В. И. Урысова, социаль партнерлар һәм профсоюз активы катнашты.

Ышанычлы вәкил В. И.Урысова үз докладында 2022 елда Профсоюз Уставын һәм гамәлләр программасын үтәү һәм 2023 елга бурычлар турында җентекләп сөйләде.
