Туры эфир #ЖильёМолодымРТ

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Яшьләргә Татарстанда гамәлдә булган программалар һәм яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Министрлык 2023 елның 14 мартында җиденче туры эфир # ЖильёМолодымРТ үткәрә.  

Турыдан-туры эфир программасында («ВКонтакте» мәйданчыгында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программалары (торак бәясеннән 30-35 % түләүсез субсидияләр), авыл территорияләрен үстерү (субсидияләр, ипотека, наем) буенча үз торакларын сатып алуга дәүләт ярдәменә юнәлтелгән төрле тармаклардагы министрлыклар һәм ведомстволарның Татарстанда гамәлдә булган программалары (субсидияләр, ипотека, наем) тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «ВКонтакте» платформасында https://vk.com/minmol_rt  трансляциягә (шул исәптән мобиль җайланмалардан) мөстәкыйль тоташтыру була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International