Кәвәлдә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Ул 224 кешегә хезмәт күрсәтәчәк

Бүген Кәвәл авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бина инде җылытыла, бирегә яңа медицина җиһазлары китерелгән.

- Кечкенә авыл җирлекләре өчен мондый ФАП бик мөһим. Иң мөһиме, авырмагыз, ә монда бер-берегез белән аралашу өчен генә килегез, - дип теләде Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов тантаналы ачылышта.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да авыл ФАПының беренче кунакларының берсе булды.

- Фельдшер-акушерлык пункты булганга, диспансерлаштыруның беренче этабын тыныч үткәрергә мөмкин. Мондый чаралар өлкән яшьтәге халыкның гомер озынлыгын арттырачак. Яшьләр өчен авыл җирендә калырга этәргеч булачак, - дип мөрәҗәгать итте министр халыкка.


ФАП «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында төзелгән. Район буенча шундый 13 медицина учреждениесе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International