Районда "Питрәч РҮХ " ДАССОның медицина советының киңәйтелгән утырышы узды
"Питрәч районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2022 елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында».
Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин; Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов; Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Артур Делян; шулай ук район табиблары, үзәк район хастаханәсенең урта медицина хезмәткәрләре, табиб амбулаторияләре, ФАПлар катнашты.
Эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Марат Вәлиев чыгыш ясады.
Марат Хаҗипович түбәндәге темаларга кагылды:
➡Демографик күрсәткечләр
➡Матди-техник җиһазландыру
➡Кадрлар резервы
➡Вакцинация
➡Диспансерлаштыру
Утырыш ахырында сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.


