Питрәчтә ТР ярдәмчесе, Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе Тимур Сөләйманов та килгән иде.
Ул район укучыларына, шулай ук мәгариф, яшьләр, мәдәният һәм спорт бүлекләре вәкилләренә яңа хәрәкәт турында сөйләде.
Спикер билгеләп үткәнчә, бу "Форпост", "Юнармия" "Җиңү волонтерлары" формированиеләренең ниндидер берләшмәсе булачак.
Анда балалар бакчасы яшеннән алып 18 яшькә кадәрге теләгән һәркем керә ала, ә өлкәнрәк яшьләр остазлар урынына дәгъва итә ала. Яшь питрәчлеләр хәрәкәт белән кызыксындылар.

