Татарстанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.
Шалтыратулар 23 мартта 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, сез түбәндәгеләрне белә аласыз:
- Яңа үзгәрешләр белән бәйле рәвештә ЕГРНнан өземтәнең дөреслеген һәм сатып алу алдыннан күчемсез милек объектын ничек тикшерергә?
- ЕГРНнан мәгълүматлар алганда шәхси мәгълүматны ачуның нинди үзенчәлекләре бар һ.б.
Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Роскадастр филиалы экспертлары җавап бирәчәк.
Кайнар линия буенча белгечләрнең консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре алырга мөмкин.