Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия узды. Утырышны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Никитин Вадим Ильич үткәрде. Шулай ук утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Ветеринария Баш идарәсе башлыгы урынбасары Мотыйгуллин Габделхак Госман улы катнашты.
Түбәндәге сорауларны карадылар:
1. «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясенә терлекләр һәм кошларның йогышлы авыруларын алып керүне һәм таратуны булдырмау».
2. «Су басу куркынычы янаган чорда һәм 2023 елның янгын куркынычы янаган чорда билгеләп кую гамәлләрен кисәтүнең, бетерү буенча бердәм дәүләт системасының идарә органнарының, көчләрнең һәм чараларының функциональ һәм территориаль өстәмә системаларының әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара эш төркеме төзү турында».
3. «Районның 2023 елгы язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзерлеге турында».
