Кибәч авылында яңа медпункт төзелә

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Аны җәй ахырында ачарга планлаштыралар

Кибәч авылында яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Конструкция җыелган инде. Хәзер эчке эшләр башкарылачак, ФАПта заманча җиһазлар урнаштырылачак. Шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла: парковка өчен урын бүлеп биреләчәк, тротуар салыначак, территория яшелләндереләчәк.

2008 елдан бүгенге көнгә кадәр авылда медпункт мәктәп бинасында урнашкан иде. Бүлмә иркен, анда процедура кабинеты, хатын-кызлар консультациясе кабинеты, кабул итү бүлмәсе бар.

- Бездә халык саны 320 кеше тәшкил итә. Көненә 8-9 кеше кабул итәбез. Нигездә, кан басымы, буыннар, йөрәк авыртулары турында зарланалар, – дип сөйли фельдшер Лидия Золина. - Яңа бина авылның үзәгендә урнашкан, шуңа күрә биредә яшәүчеләргә аңа барып җитү уңайлырак булачак, – дип билгеләп үтә ул. 

Объектның әзерлеге 50 проценттан артык. Ул республика программасы ярдәмендә барлыкка килде, финанслау - 8 млн 992 мең сум тәшкил итә. Бирегә эш сәфәре белән район башлыгы Илһам Кашапов килде, ул август ахырына кадәр медицина пункты ачылырга тиешлеген билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International