28 март көнне Шәле балалар бакчасы базасында "Татар малае-2023" һәм "Татар кызчыгы-2023" район конкурслары узды.
Конкурслар район мәгариф бүлеге, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.
Бәйгедә районыбызның 15 балалар бакчасыннан 25 бала - 13 кыз һәм 12 малай катнашты."Татар малае-2023" конкурсында Гран -при иясе булып Шәле балалар бакчасында тәрбияләнүче Апулов Азамат танылды.
Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар.

.jpeg)