Украинада махсус хәрби операция барышында өлкән сержант Ходайбердыев Собир Журакулович һәм өлкән сержант Шакиров Гомәр Исламович һәлак булды.
Собир Журакулович 2023 елның 3 мартында һәлак була, җирләү бүген "Курган" зиратында узды.
Гомәр Исламович 2023 елның 6 февралендә һәлак булды, бүген район үзәгенең мөселман зиратында җирләнде.
Саубуллашулар хәрби хөрмәтләр белән үтте.
Питрәч районы башлыгы Илһам Миннеханович һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде: “Аларның батырлыклары мәңгегә безнең хәтеребездә калачак, татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык үрнәге булачак. Бүген - барыбыз да - мәңгелек югалту буенча кайгырабыз"