Денис Лулаков беренче эш итеп, Башкарма комитет җитәкчесе Вадим Никитин белән берлектә, районның «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды, анда лагерьны алга таба үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Киләсе объект булып җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге Форпост тора. Килү барышында үзәк эше һәм үзәкне алга таба үстерү планнары белән таныштым.
Визит ахырында министр урынбасары Ленин-Кокушкино авылында "Яшьләр үзәгендә" булды. Очрашуда безнең район яшьләре катнашты. Ул яшьләр белән мавыктыргыч әңгәмә үткәрде. Министрлык эше, киләчәккә планнар турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. Әңгәмә тәмамлангач, Денис Кулаков балаларга киләчәктә уңышлы укуларын һәм республикабыз файдасына нәтиҗәле эшләрен теләде.


