Яшь гаиләләр өчен үзләренең торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе алуга заявка кампаниясенең башлануы игълан ителде

2023 елның 7 апреле, җомга

30 апрельгә кадәр «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча гариза бирү кампаниясе һәм яңадан теркәү бара.

Әлеге программада түбәндәге критерийлар буенча туры килгән яшь гаиләләр катнаша ала:
- торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык;
- түләү сәләте;
- ир белән хатынның яки ата-ананың яше 36 яшьтән артмый.

36 яшькә җитмәгән яшь гаилә, быел апрель аенда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына кереп, фатир сатып алу, үз йортын төзү өчен торак бәясеннән 30-35% кайтарылмас дәүләт субсидиясе ала ала.
Шулай ук банк белән килешү төзелгәнче торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую шарты белән ипотека кредитын түләү мөмкин.
Яшь гаиләләргә субсидияләр программасына 2023 елның 30 апреленнән соң да керергә мөмкин, әмма бу очракта яшь гаилә субсидиягә 2025 елдан гына дәгъва итә алачак.

Консультация, кирәкле документлар әзерләү һәм программага керү өчен Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетына Питрәч авылы, Совет урамы, 18 йорт адресы буенча һәм 8(84367)29248 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк #ЖильёМолодымРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International