Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан, 2023 елның 19 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) идарәдә һәм республика территориясендә Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуын кисәтү максатыннан эшкуарларны «Ачык ишекләрнең бердәм көнендә» алдан язылу буенча кабул итү гамәлгә ашырылачак. Лаеш ТО-сында консультация алу өчен 8(84378)2-80-92 (Лаеш), 8(84367)3-02-31 (Питрәч), 8(84361)2-12-08 (Балык Бистәсе) телефоннары буенча 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Ачык ишекләр» бердәм көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!
Без сезне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә консультациядә көтәбез!