2023 елның 18 апрелендә Питрәч муниципаль районы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлегендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов белән гражданнарны кабул итү булды.
Царево торак комплексыннан Гүзәл Садекова үзенең шәхси балалар бакчасын ачарга ниятли, шуңа күрә алдан ук эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары турында белергә теләгән.
- Бездә Царевода өч бакча бар,тик бу гына җитми – чиратлар зур. Шуңа күрә мин шәхси өй тибындагы бакчамны ачарга булдым. Халык арасында сораштыру үткәрдем, яшь гаиләләр инде үз балаларын минем булачак бакчама урнаштырырга теләк белдерделәр. Инде 50 потенциаль клиент бар, - дип сөйләде үз планнары турында Гүзәл Садекова.
Министр урынбасары булачак бизнес ледига ярдәм итте. Район башлыгы белән дә үз проекты турында сөйләшергә тәкъдим итте.
Регина Сафиуллина да кабул итүгә Цареводан килгән. Ул социаль яклау аша өстәмә һөнәр алырга теләгән. Маркетплейслар менеджеры һәм график дизайн арасында сайлый. Урынбасар аңа дизайнер булырга өйрәнергә тәкъдим итте, чөнки хәзер бу юнәлештә конкуренция аз.
- Ул миңа социаль яклау аша яисә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең «Демография» милли проекты буенча белем алырга тәкъдим итте. Укуны тәмамлагач, мин эшкә урнашырга, ИП ачарга яки үзмәшгуль булырга тиеш, - дип сөйләде ул.