Ул районның яңа Җәмигъ мәчете каршында оештырылган
24 апрельдә сәгать 11.00 дә Питрәчтә мохтаҗларга «Кеше приюты» кайнар ризык тарату пункты ачыла.
Монда якшәмбедән кала атнага 6 тапкыр кайнар ризыклар тарату оештырылачак. Яңа мәчет бинасында ризык әзерләячәкләр.
- Яшьләренә, диннәренә һәм башка шартларга карамастан, мохтаҗлык сизгән һәркем килә ала. Кеше исерек булмаска тиеш. Ризыкны үзләре белән ала алсыннар өчен, без кешеләрдән үз контейнерлары белән килүләрен сорыйбыз. Яңа Шигали мәчетенең имам - хатыйбы Данис хәзрәт Багаветдинов килсеннәр, оялмасыннар,-дип мөрәҗәгать итте.
Шулай ук проект хәйриячеләрне көтә. Районның битараф булмаган халкы Питрәч мәчетенә ризык әзерләү өчен ит, яшелчә, ярма китерә ала.
- Меценатлар безгә ризык саклау өчен зур мич һәм лар сатып алырга булыштылар. Хәзер эшне тулысынча башкару өчен безгә ит, бәрәңге, ярма, макарон кирәк. Без халык соравы буенча ризык әзерләячәкбез, - дип йомгаклады Данис хазрат.