Питрәч районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлар съезды уза.
Съезд эшендә Россиянең 53 төбәгеннән, шулай ук 12 чит илдән делегатлар катнаша.
Корылтай эшендә Питрәч районы “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Лилия Хәмит кызы Гатиатуллина катнаша.
Татар халкының телен, мәдәниятен саклауда, татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткәне өчен, ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International