Питрәчтә беренчел хәрби исәпкә алу хезмәткәрләре җыелды

2023 елның 28 апреле, җомга

Чарада республиканың тугыз районы вәкилләре катнашты.

Питрәчтә җирле үзидарә органнарында беренчел хәрби исәпкә алу хезмәткәрләренең методик җыелышы узды. Биредә җирле үзидарә органнарында беренчел исәпкә алуны гамәлгә ашыру буенча чыгышлар тыңланды.

Иң яхшы хезмәткәрләрне мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Аларны Питрәч районы хәрби комиссары Владимир Гузич тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, бу һөнәр кешеләре халык, хәрби комиссариат һәм хакимият органнары арасында беренче планда тора, һәм барысына да актив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International